Алабуга районының “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Ишегалды” технологиясенең төп максаты - балаларны иҗади мохиткә алып кереп ял итүен оештыру. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бу технология кысаларында чираттагы чараны уздыру өчен гап-гади тозны үзенчәлекле итеп кулландылар. Белгечләр балалар алдына үтә күренмәле савытларны төрле төсләргә буялган тоз белән тигез, матур итеп тутыру максатын куйдылар. Һәрбер бала иҗади фикерләү сәләтен эшкә җигеп, үзенең савытын матурлап тутырырга тырышты. Балаларга мисал итеп алдан тутырылган савытлар да күрсәтелде. Чара алдан уйланганнан да матуррак һәм күңеллерәк узды, балаларның эшләре ачык һәм матур гына түгел, ә үзенчәлекле дә килеп чыкты. Балалар бик зур кызыксыну белән эшләделәр, алга таба тозны бүтән төрле техникаларда эшләү өчен дә кулланырга теләүләрен белдерделәр.