Халыкны социаль тәэмин итү буенча “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәгендә “Үзеңне танып бел” программасын тормышка ашыру

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районында Дәүләт автономияле социаль тәэмин итү учреждениесе, халыкны социаль тәэмин итү буенча “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәгенең социаль педагогы Тамара Тимофеева тарафыннан 5 июль көнне “Үзеңне танып бел” программасын тормышка ашыру кысаларында учреждение хезмәткәрләре өчен психологик ярдәм күрсәтү, эмоциональ яну синдромын булдырмау максатыннан чара үткәрде.

Халык календаре буенча әлеге чара Иван Купала бәйрәме (җәй көне файдалы үләннәр җыю бәйрәме) алдыннан үткәрелде. Борынгы заманнарда бу көнне үсемлекләргә тылсымлы көч бирелә дип ышанганнар.

Хезмәткәрләр чәчәкләрдән таҗлар үрделәр, үлән чәйләре эчеп, үзара аралаштылар. Мондый гадәти булмаган психологик ярдәм итү чарасы белгечләрнең эмоциональ халәтләрен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International