Бездә бүген бәйрәм!

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

“Бездә бүген бәйрәм!”

25 июль 2018 ел.

           Бүген 25 июль көнне Мөслим  картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен татар халкының “Сабантуй” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм интернат территориясында,саф һавада  узды.

Бәйрәмнең максаты: Татарстан халыкларының бай мирасын   үстерү һәм ныгыту, гореф-гадәтләрне онытмыйча  саклау.

         Сабантуй бәйрәм матур котлау сүзләренннән башланып китте. Интернатның тормышында актив катнашканнарга дипломнар, грамоталар, бүләкләр тапшырылды. “Иң чиста бүлмә” конкурсының нәтиҗәләре  ясалды-  махсус бүләкләр, грамоталар бирелде. Сабантуй программасы уеннарга, ярышларга бик бай иде. Зур теләк  белән  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар барлык әзерләнгән уеннарда , ярышларда  актив катнаштылар.Тугаш авылыннан килгән яшь артистларыбыз  - Зилә Габдуллина һәм Эльза Хисамиева   бәйрәмне җыр-моңга төрделәр. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренең вокаль ансамбле чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Барлык бәйрәмдә катнашучылар исеменнән артистларыбызга рәхмәт белдерәбез!

Бәйрәм бик матур үтте! Күңелләргә яхшылык, матурлык өстәде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International