Питрәч райондагы “Шатлык” приютында социаль педагог Закалова Оксана Юрий кызы мәктәп яшендәге балалар белән традицион шахмат-шашка турнирны уздырды. Турнирда 9 бала катнашты. Турнир тантаналы, уенның әһәмиятен аңлау атмосферасында үтте. Һәр-бер катнашучы партия өстендә уйланды, дулкынлануларын чигереп җиңүгә омтылдылар. Шашка турнирында кызлар арасында беренче урын Абрамова Екатерина, малайлар арасында Егоров Николай яулады. Тәбрикләү вакытында җинүчеләр үзләренең ташып аккан шатлыклы эмоцияләрен яшерә алмадылар.
Автор: социаль педагог Оксана Закалова.