“Безнең шәһәрнең манаралары” турында дәрес. Питрәч райондагы "Шатлык" приюты

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

25 июльнең «Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар белән “Безнең шәһәрнең манаралары” турында дәрес үткәрелде. Тәрбияче Шарафутдинова Ләйсән Зявдатовна  һәм балалар кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Анда алар манараларның (Сөембикэ һәм Спасский манаралары ) каян барлыкка килүен белделәр. Шунардан башка Казанның бүтән истәлекле урыннарында булдылар, “Түбәтәй” дигән уен уйнадылар. Дәреснең ахырында татар фартукларын бизәделәр, аппликация ясадылар.

Автор: тәрбияче Лейсан Шарафутдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International