«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе”.

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында

«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” программасы кысаларында -

«Куркынычсызлык кеше ихтыяҗының нигезе» исемле чираттагы чара

үткәрелде.

Белгечләр йорт-интернатта яшәүчеләргә йорт-интернат территориясендә

куркынычсыз яшәү өчен планлы рәвештә тормышка ашырыла торган

чаралар турында сөйләделәр. Террорчылыкка каршы куркынычсызлык

буенча җаваплы социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова террорчылыкка

каршы куркынычсызлыкның төп чаралары буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә

барышында теракт вакытында, куп халык җыелган җирдә үзеңне тоту

кагыйдәләре, заложникка алынган вакытта кулланыла торган гамәлләр

турында сөйләнде. Чөнки кайбер вакытта, берәү дә, оешма хезмәткәрләре дә,

хокук саклау органнары да ярдәм итә алмаска мөмкин, чөнки куркыныч

хәлнең көтмәгәндә килеп чыгуы бар. Гадәти булмаган вак-төякләр

әйберләргә (ишегалдында чит машина, онытылып калган пакет яки тартма,

таныш түгел кеше һ. б.) игътибар итү — бу күпме кешенең гомерен саклап

калырга ярдәм итәргә мөмкин!

Чара барышында йорт-интернатта яшәүчеләр игътибарына

террорчылыкка каршы куркынычсызлык турында документаль фильм

тәкъдим ителде.

“Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча әңгәмәләр ,

ситуацион уеннар уздыру киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әлеге белемнәр

практикада сезгә беркайчан да кирәк булмас дип ышанып калабыз.

Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын !», - дип сөйли чара ахырында

социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International