Безнең карамактагы балалар «Рукодельница» клубының актив катнашучылары. Алар түземсезлек белән яңадәресләрне көтәләр.
Чөнки нәкъ менә шушы клубта алар үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү мөмкинлекләре бар, иҗат итү һәм ихлас күңелдән аралаша алалар.
Табигый материал җыю өчен бер дә авырлык килмәде. Чөнки «Урнәк» авылы табигатьнең иң матур җирендә урнашкан.Янәшәдә урман, печәнлек һәм чәчәкләр. Урнәк авылының карамагындагы булган безнең балалар болын һәмкыр чәчәкләреннән букетлар ясадылар. Ромашкалардан ясаган кәрҗиннәр искиткеч матур килеп чыктылар. Вазалардагы чәчәк композицияләре безнең әбиләрнең торагын тагын да бизәде. Һәр композиция табигать сыман кабатланмас булды. Бу күңелле һәм файдалы оештыру өлкәннәрнең күңелендә шатлыклы эз калдырды ди - Киргизова Ирина.