3 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Спасс ярминкәсендә катнашты.
Оешма хезмәткәрләре, социаль хезмәтләр кабул итүчеләр белән берлектә,"Һөнәрчеләр шәһәре" исемле күргәзмәдә кулдан эшләнгән курчаклар тәгъдим иттеләр.
Килгән кунаклар арасында аеруча хатын-кыз бәхетен саклаучы курчаклар зур кызыксыну уятты. Ырымнарга ышансак, элеге курчак хуҗасына бәхет китерә, гаиләне һәм йортны төрле күңелсезлекләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән саклый, бәрәкәтлек китерә.