2018 нче елның 7 нче августыннан Әтнә муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе башланып китте. Әлеге акция кысаларында авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм итү күздә тотыла. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре оешма җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мәгариф бүлеге белгечләре белән берлектә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр исемлеге карала.
“Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 2018 елның 7 августы көнне «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Компьютерда слайдлар төзү» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: Microsoft Office PowerPoint программасының мөмкинлекләре һәм интерфейсы белән танышу, слайдлар ясау эше буенча күнекмәләрне үстерү.
7 нче август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара светофор көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен район үзәгенең №3 “Ләйсән” балалар бакчасыннан килгән нәниләр “Юл йөрү әлифбасы”н ничек үтәүләре хакында театральләштерелгән күренеш күрсәттеләр.Чарада дәүләт автомобиль инспекциясенең пропагандалау бүлек җитәкчесе Алсу Ситдикова да катнашты.
8 августа 2018 елда Тернәкләндерү үзеге “Астра” күләмле аппликация ясау буенча “Ромашкалы басу” дигән темага шөгыльләнү үтте.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында менә инде өченче тапкыр “Чын йөрәктән” дип аталган музыкаль марафонның хәйрия концерты узды.
8 нче август 2018 нче ел, чәршәмбе
ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “КамАЗ” культура йортыннан “Рухлану” бию иҗат төркеме, шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.
Чараның максаты: үзебезнең шәһәргә сакчыл караш, горурлану хисләре тәрбияләү һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру иде.
Коллектив репертуарында халык биюләре, шигырьләре һәм шәһәребез турында җырлар яңгырады. Алар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларга бәйрәм һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Концерт ахырында безнең социаль хезмәт алучылар татар биюен бик яратып башкардылар.
Артистлар башкарган бию номерларының авторы-хореографик студия җитәкчесе Тамара Якушкина.
08 август көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ләйсән Насырова балалар белән «Волна» программасы ярдәмендә дәрес уткәрде.
Сәламәтләндерү һәм коллектив йөрү максаты белән Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә Скандинавия йөрешенең дәресләре үткәрелә. Скандинавия йөрешенең файдасы:
йөрәк-кан тамыры системасын күнектерер өчен, тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота, координацияне яхшырта. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эшчәнлеге кысаларында 2018 нче елның 6 нчы августы көнне «Веста» Үзәге психологы Диляра Зарипова закон белән каршылыклары булган балигъ булмаганнар өчен «Мин кем?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: үзеңнең индивидуаль-психологик үзенчәлекләреңне аңлау, Мин-концепция турында булган күзаллауларны формалаштыру.