Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының "Шәфкатьлелек" булегендә "Тылсымлы туплар" исемле чара.

2018 елның 8 августы, чәршәмбе
Максат: балаларнын хәрәкәтләнуен арттыру, кызыксынуын уяту. Балалар саф һавада төрле туплар белән уйнап, сәламәтлекләрен арттырдылар. Туп белән уеннар балаларның физик, психик усешенә ярдәм итә. Физик активлык баланың җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатларын арттыру белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен устеругә дә ярдәм итә. Туп белән уйнап алынган хәрәкәт кунекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Туп ыргытулы уеннар ярдәмендә туп тәгәрәтеп уйнарга, бер-берсенә туп бирергэ, гәудәне, башны уңга, сулга, алга, артка бөгәргә, хәрәкәт итуче бер ноктага атып тидерергә өйрәтә. Туп белән уеннар балаларда канәгатьләнү хисен уята, авыруларны онытып торырга ярдәм итә. Уен вакытында баланын кунеле кутәренке була, уен аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Туп белән уйнаган чакта балалар шатлыклы кичерешләр тоя. Уен ярдәмендә оялчан, уз-узенэ бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уен кагыйдәләрен үтәү бала уз көченә ышанырга ярдәм итә. Туп уйнап баланын хәле яхшыра, кунеле кутәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International