“Чын йөрәктән” хәйрия марафоны

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында менә инде  өченче тапкыр “Чын йөрәктән” дип аталган музыкаль  марафонның хәйрия концерты узды.

Марафонны  яшь эстрада артисты, якташыбыз Нәргиз Камалов   үзенең  концерты белән  ачып җибәрде. Эстафетаны Г.Камал артистлары, якташларыбыз  Динә Закирова, Илнур Закиров һәм Ирек Кашаповлар  дәвам итте. Ә, менә 7 август  көнне интернатта яшәүчеләрне таң калдырып тагы бер талантлы  гаилә  музыкаль күчтәнәч калдырды.  Картлар һәм инвалидлар йортында чып-чын музыка, мәхәббәт, матурлык, талантлар бәйрәме булып узды. Азат белән Алинә Каримовлар үзләренең дуслары Рәзил Габбасов, «Алабуга егетләре»  төркеме белән өлкәннәрне елаттылар да, көлдерделәр дә. Артистларның самимилыгы, якты карашлары, үзәкләрне өздереп,  олы яшьтәге кешеләргә таныш җырларны башкарулары, җылы аралашулары күңелләрне, йөрәкләрне тетрәндерде. Азат Каримов белән Алинә Каримованың  моңлы җырларын кайнар алкышларга күмде тамашачы, дәррәү кул чабып гармунчы, курайчы, сүз остасы Рәзил Габбасовның чыгышын карады, ә “Алабуга егетләре” төркеме үзләренең дәртле җырлары белән  барлык өлкәннәрнең рәхмәтен яуладылар.

Чын йөрәктән куанабыз җирлегебездән чыккан яшь, игелекле, талантлы яшьләребезгә. Шундый тыгыз эш  графикларына карамыйча Каримовлар картлар йортына килеп, монда яшәүче, китек күңелле, җылы мөнәсәбәтләргә бик тә мохтаҗ булган  өлкәннәрнең күңелләрен күрделәр, җан җылысы, игътибарлылык, михырбанлылык үрнәкләрен күрсәттеләр. Яшь артистларга интернатта яшәүчеләр исеменнән, коллектив хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәт белдерәбез! Искиткеч концерт!!!

           Алдагы көннәрендә сәламәтлек, тату матур тормыш, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар теләп калабыз! Ә, марафон дәвам итә! Озакламый интернатта яшәүчеләрне яңа очрашулар көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International