"Чаллы шәһәре – Чулман буенда ак шәһәр”

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

8 нче август 2018 нче ел, чәршәмбе

    ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “КамАЗ” культура йортыннан “Рухлану” бию  иҗат төркеме, шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

Чараның максаты: үзебезнең шәһәргә сакчыл караш,  горурлану хисләре тәрбияләү  һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру иде.

   Коллектив репертуарында халык биюләре, шигырьләре һәм шәһәребез турында җырлар яңгырады. Алар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларга бәйрәм һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Концерт ахырында безнең  социаль хезмәт алучылар татар биюен бик яратып башкардылар.

    Артистлар башкарган бию номерларының авторы-хореографик студия җитәкчесе Тамара Якушкина.

   Чарада 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International