2018 елның 9 нчы августында хезмәт буенча инструктор Галиуллина Гүзәл социаль ярдәм алучы әниләр һәм сабыйлар арасында “Фигуралар өйрәнәбез: түгәрәк, квадрат” темасына дәрес уздырды. Бу дәреснең максаты – балаларны түгәрәк һәм квадрат белән таныштыру, ана һәм сабый арасында конструктив узара бәйләнеш күнекмәләре формалаштыру.
Катя исемле курчак кәрҗингә салып балаларга сюрприз алып килде. Сабыйлар фольгага төрелгән төрле төстәге түгәрәкләр һәм квадратларны күргәч бик шатландылар. Курчак белән бергә бу фигураларны һәрьяктан өйрәнделәр: бармаклар ярдәмендә фигураларны контур буенча йөртеп чыктылар, һавада ясадылар. Шулай ук хезмәт инструкторы балаларга, куелган максатларны чишүгә юнәлтелгән, “Кояш”, “Тәрәзәләрне ябабыз” шикелле уеннар тәгъдим итте. Дәреснең иҗади өлешен балалар аеруча шатланып кабул иттеләр: алмагачка алмалар ябыштырдылар. Уенга корылган биремнәр белән параллель рәвештә сүзлек запасын арттыру һәм гамәлгә кертү эше дә алып барылды. Физкультминуткалар балаларга армаска мөмкинчелеклек бирде.
Дәрес барышында балалар актив һәм игътибарлы булдылар.