«Без бергә» клубы эшчәнлеге кысаларында 2018 нче елның 9 августы көнне «Веста» Үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова авырлыклары булган, социаль адаптация, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән «Мин шат синең белән аралашырга!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эре һәм вак моториканы формалаштыру, үз-үзеңне дөрес үстерү, шулай ук конструктив хезмәттәшлек һәм аралашу формаларын беркетү.
Дәрес башында педагог балалар белән көндәлек тормышта яшьтәшләр белән нәтиҗәле аралашу ысуллары турында сөйләште, балалар арасындагы элемтә барлыкка килүенә ничек ярдәм итеп була икәнен һәм бер-берсенә карата ничек дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен аңлатып үтте. Әңгәмә ахырында педагог үз фикереңне дөрес җиткерә белергә һәм төркемдә эшли белергә өйрәнергә кирәк дигән фикерен җиткерде.
Әңгәмәдән соң, балалар белән берлектә педагог «Пластилин мозаикасы» дип аталга күнегү үтәделәр. Бу күнегү аша балалар үзләренең акыл һәм иҗат эшчәнлеген үстереп кенә калмыйлар, ул эле социаль актив шәхес булып үсү өчен дә этәргеч нокта былып тора. Пластилиннан фигуралар ясау эзләү мөмкинлеге дә бирә, вак моторикан үстерә, хатала рюлы белән матурырак һәм кызыклырак әйбер ясауга этәрә.
Әлеге күнегүне үтәгәннән соң, егетләр һәм кызлар “Ком терапиясенең икенче өлешенә күчтеләр. “Рәссамнар” дип аталаган күнегү, балага ничә яшь булуга карамастан, фантазиясен үстерергә, аның психоэмоциональ торышын көйләргә, адаптационные функцияләрен активировлаштырырга ярдәм итә. Балалар шигырь укыдылар, комда төрле геометрик фигуралар ясадылар(саннар, төрледән-төрле геометрик фигуралар, ярымовал, авыш линияләр һ.б.) Әлеге күнегү балаларга үз хисләрен күрсәтергә һәм аңларга ярдәм итә.
Дәрес азагында, балалар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, мондый төркемле дәресләргә ешрак килергә сүз бирделәр..