«Җәйге спорт»
14 августа “Сможем вместе” проек кысаларында “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге”ндә СО НКО «Инклюзивная среда» һәм үзәкнең белгечләре белән күңел ачу чарасы үткәрелд . Бәйрәмдә 56 бала катнашты.
Реабилитантлар “Елмаю” һүм “Салават күпере” исемле төркемнәренә бүленеп төрле-төрле ярышларда катнаштылар. Әлеге чарада катнашучылар канәгать калдылар. Бәйрәм ахырында баллы бүләкләр таратылды.
2018 елның 13 августында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Вафина Йолдыз тарафыннан “Мамык һәм марлядан ничек бәйләвеч ясарга?” темасына мастер-класс үткәрелде.
Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч- ул мамык тутырылган тасма. Һава пычрану очракларында сулыш органнарын саклау чарасы буларак кулланыла. Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч медицина марлясыннан 4 катлам итеп ясала, марля арасына мамык куела.
Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч түбәндәге очракларда кулланыла:
- Һава аркылы иярә торган инфекцияләрдән саклау чарасы;
- Төтен һәм газ булганда бәйләвечне юешләргә кирәк, бактерияләрдән саклау өчен коры калырга тиеш;
- Хирургик операцияләр вакытында саклау өчен.
13 августа "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Өмет стартлары" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.
13 нче август көнне ГАУСО Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияче Васильева Элла Рафаэль кызы" Сәнгать көне.Рәсем ясау.Җылы кояшлы көн" темасына шөгыль үткәрде.
Безнең тернәкләндеру үзәгендә, “Мастеровые” социализацияләү төркеме бар.
2018 елның 10 август көнендә, “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы узәгенең социаль педагогы Газыйева Гүзәл һәм социаль эшләр белгече Сөләйманова Айгөл тарафыннан, бэлигы булмаган балаларның ата-аналарына мәгълүмати буклетлар таратылды.
Мамадыш районы инвалидлар берлеге иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча, Балтач районының бер төркем инвалидлары «Мой мир без границ» дип исемләнгән фестивальдә катнашып, уңай тәэсирләр белән кайттылар.
Компьютер белеме пенсионерлар өчен байлык билгесе түгел, ә
тормышларына яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү ысулы булып
тора.