2018 елның 13 августында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Вафина Йолдыз тарафыннан “Мамык һәм марлядан ничек бәйләвеч ясарга?” темасына мастер-класс үткәрелде.
Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч- ул мамык тутырылган тасма. Һава пычрану очракларында сулыш органнарын саклау чарасы буларак кулланыла. Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч медицина марлясыннан 4 катлам итеп ясала, марля арасына мамык куела.
Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч түбәндәге очракларда кулланыла:
- Һава аркылы иярә торган инфекцияләрдән саклау чарасы;
- Төтен һәм газ булганда бәйләвечне юешләргә кирәк, бактерияләрдән саклау өчен коры калырга тиеш;
- Хирургик операцияләр вакытында саклау өчен.