Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Сәнгать көне.Рәсем ясау.Җылы кояшлы көн" темасына шөгыль.

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

13 нче август көнне ГАУСО Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияче Васильева Элла Рафаэль кызы" Сәнгать көне.Рәсем ясау.Җылы кояшлы көн" темасына шөгыль үткәрде.

Чараның максатлары:

1) Балаларны түгәрәкне иң элек һавада, аннан кәгазь битендә буяулар белән ясарга өйрәтү.

2) Балаларны бәләкәй нур мәгънәсе белән таныштыру, бармаклар белән кыска сызыклар ясарга өйрәтү.

3) Кул һәм бармакларның эшләү эшчәнлеген үстерү.

Балалар "Нурлы кояш" шигырен тыңладылар һәм бик зур кысыксыну белән, бармакларның эшчәнлеген үстерү өчен, "Кояш яктырак ян" исемле күнегү эшләделәр. Күнегү барышгында алар кулларында зур һәм күрсәтү бармакларын кушарга, аерырга өйрәнделәр, уч төпләрен бергә куштылар, аердылар. Матур рәсем күренешләре һәм әзер кояш нурларының рәсемен карадылар. Традиөион булмаган сәнгати алымны кулланып, туры сызыклар ясарга өйрәнделәр(бармаклар белән ясау). Буяулар белән эшләү күнекмәләрен үстерү. Бер урында утырып торуны тәрбияләү, башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәтү. Шөгыль бик тә кызыклы, файдалы үтте.Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International