«Мой мир без границ» дип исемләнгән фестивальдә катнашу, Балтач

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Мамадыш районы инвалидлар берлеге иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча, Балтач районының бер төркем инвалидлары «Мой мир без границ» дип исемләнгән фестивальдә катнашып, уңай тәэсирләр белән кайттылар. Әлеге чара мөмкинлекләре чикле кешеләрнең эчке дөньясын баетып, яңа дуслар табарга, бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте.

Инвалидларның әлеге чарада катнашуын оештыруда зур өлеш кертеп, иганәчелек ярдәме күрсәткән Балтач бистәсеннән шәхси эшмәкәр Мошкиннар гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International