Чирмешән районының «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, социаль хезмәтләр алучы Сафина Кавидә Федор кызы Агрыз районында туа. 16 яшеннән эшли башлый. Бик ярлы яшәдек дип искә ала ветеран.Аннары Пермь өлкәсенэ урман кисәргә җибәрәләр, шунда мари кызы Кавидә татар егете Вазых белән очрашалар. Гаилә коралар, 1961 елда иренең туган якларына –Иске Кади авылына кайтып төпләнәләр. Шулай татар авылында яшәп кала. Бүгенгесе көндә инде ире вафат, Кавидә Федор кызы ялгызы яши.
Ул 2008 елдан социаль карауда. Аны социаль хезмәткәр Хисамова Әлфия карый. Кавидә апа караучыга бик рәхмәтле, ярдәмчем да киңәшчем дә ул минем ди.
14 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр урманга шифалы үләннәр җыярга барачаклар.
13 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы библиотекасына күргәзмәләр карарга барачаклар.
2018 елның 14август көне Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыккакомплекслысоциальхезмәткүрсәтүүзәгедәүләтавтономучреҗдениесендә социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы«Социаль хезмәткәр мәктәбе “ дигән методик сәгать үткәрелде.
10 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр урманга пиннек жыярга барачаклар.
“Физик күнегүләр бик күп даруларны алмаштыра ала, ләкин бер генә дару да физик күнегүләрне алмаштыра алмый” дип әйткән Анджело Моссо. Балаларны физик культура һәм спортка ныграк тарту өчен без балалар белән еш кына ачык һавада спрот чаралары үткәрәбез. Шушы көннәрдә генә “Шатлык” приютында тәрбияче Дементьева Л.И. тәрбияләнүче балалар белән “Кем тизрәк? дигән күңелле стартлар үткәрде. Чара спортка багышланган блиц- турнир белән башланып китте. Аннан соң балалар : “Мин, син, без”, дигән эстафетада, туп белән эстафетасында, швабра белән эстафетасында, пирамидка эстафетасында, кашыкта бәрәңге, туры атучы һәм башка эстафеталарда көч сынаштылар. Белгәнебезчә һәрбер ярышныңда үз җиңүчесе була, бездә дә “Җитезләр” командасы җиңүче булды. Ярыш ахырында барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләргә ия булды.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
“Шатлык “приютында тәрбияләнүче балалар белән “Культуралы сөйләм һәм дөрес әңгәмә кору кагыйдәләре” дигән темага дәрес үткәрелде. Дәрестә 10 бала катнашты. Дәрес тугәрәк өстәл артында әңгәмә формасында үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар катлаулы сорауларга җаваплар таптылар. Тәрбияче Лидия Ивановна Дементьева аларга «Әдәп» сүзенең кайдан килеп чыгуы турында сөйләдем. Аннан сон отышсыз лотерия формасында практик эш үткәрдек. Чарада әдәплелек, сөйләм культурасы, дөрес әңгәмә кору кагыйдәләре турында курсәтмә әсбаплар кулланылды.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
“Шатлык” приютында психолог Садыкова Р. Н. җитәкчелегендә кечкенә төркемдәгә балалар белән “Уенлы-биюле тренинг тәрбияләнүчеләрне адаптацияләү чыганагы”-диеп исемләнгән дәрәс уздырды. Дәреснең максаты: коммуникатив күнекмәләрен ныгыту, танып-белү сәләтен ныгыту, хәрәкәтләрне ныгыту. Тәрбияләнүчеләр бик теләп хәрәкәтле уеннарда, күнегүләрдә актив катнаштылар. Командалар эшләп, балалар коммуникатив күнекмәләрен ныгыттылар, музыкага үз хисләрен ачтылар.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
Балигъ булмаган балаларның дәрестән тыш һәм каникул вакытын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Любовь Горюшева социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаган балалар өчен “Иң җитезе” дип аталган спорт ярышы уздырды. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балигъ булмаганнарның ялын файдалы итеп оештыру.