"Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " яшәүчеләр "Мой мир без границ" фестивальендә катнашты.
13 августта 26 нчы ел сулагайлар көне билгеләп үттеләр. Бу көнне «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда конкурслы уен программасы уздырылды.
16 нчы август 2018нче ел, пәнҗешәмбе
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Безнең шәһәргә кем кирәк» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Чараның максаты – һөнәри юнәлеш үсешендә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм һөнәр сайлаганда ихтияҗларын формалаштыру.
Чара «Үз төсеңне сайла» дигән күнегүдән башланды. Социаль хезмәт алучылар 4 төстән үзләренә туры килгән бер төс сайладылар. Төсләрнең мәгънәсе: зәнгәр – тыныч, сизгер, йомшак күңелле кешеләр; яшел – мактауга мохтаҗ, бар кешедән яхшы булырга телиләр; сары – хыялланучан, актив рәвештә гамәл итәргә әзер түгелләр; кызыл – актив, үзсүзле, шау, эшчән кешеләр. «Һөнәр әйт» күнегүендә катнашучылар психолог атаган хәрефкә башланган һөнәр әйтеп, аны төс белән чагыштырдылар. «Сирәк һөнәрләр» күнегүендә алып баручы сирәк очрый торган һөнәрләр турында сөйләде, «Дәрәҗәле һөнәр” күнегүендә табиб, икътисадчы, юрист һ.б. һөнәрләр турында фикер алыштылар. «Безнең шәһәргә кем кирәк» күнегүендә һәркем үзенә охшаган һөнәрен атады һәм, йомгаклап, «безнең шәһәр шушы сайлаган һөнәрләр белән генә яхшы яши аламы?» – дигән сорауга җаваплар юллады.
Нәтиҗәдә, тренинг барышында уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучыларның һөнәрләр дөньясында белемнәре киңәйде. Дәрәҗәле һәм сирәк һөнәрләр белән таныштылар, көндәлек тормышта нинди һөнәрләр сайларга кирәклеге турында фикер алыштылар.
Чарада 12 кеше катнашты.
Алабуга үзәк китапханәсендә Волгоград шәhәреннән килгән язучы белән очрашу булды.
2018 елның 14 августы көнне “Веста” Үзәгендә Түбән Кама муниципаль районындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм сәүдәле булмаган оешмаларның хезмәттәшлеге буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуда Социаль яклау хезмәте вәкилләре, Башкарма комитет, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, җәмгыяти оешма вәкилләре катнашты.
“Ариадна җебе” программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 елның 14 июле көнне 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 14 бала өчен “Үз көнеңне ничек дөрес оештырырга” дип аталган төркемле дәрес оештырды. Максаты: спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч ясау, дөрес итеп көндәлек режимны оештырырга өйрәтү.
«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән «Мәхәббәт бәйлелек белән яртылаш» дип аталган темага дәрес үткәрде. Максат: Бәйлелекле мөнәсәбәтләрне профилактикалау.
15 нче «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Кеше – табигат улы” дигән экологик КВН үткәрелде.
14 август көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы хезмщт күрсәтү үзәгендә, Нефтьчеләр бәйрәме уңаеннан, концерт белән килүче артистларыбыз кунакта булдылар һәм сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән очраштылар.
15нче август 2018 г
«Ялгызлыктан дару». Шундый исем астында Яңа Чишмә интернат – йортында Татмедиа кино төшерү төркеме видеофильм төшерде. Фильм халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен яктырта. Гади көнкүреш, интернатта яшәүчеләр буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнә, нинди реабилитация чаралары үткәрелә - барысын да күрсәтергә тырыштык. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар монда ничек яшәгәннәрен, хезмәткәрләр ничек хезмәт күрсәткәнен бик теләп сөйләделәр.