Чирмешән районының «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, социаль хезмәтләр алучы Сафина Кавидә Федор кызы Агрыз районында туа. 16 яшеннән эшли башлый. Бик ярлы яшәдек дип искә ала ветеран.Аннары Пермь өлкәсенэ урман кисәргә җибәрәләр, шунда мари кызы Кавидә татар егете Вазых белән очрашалар. Гаилә коралар, 1961 елда иренең туган якларына –Иске Кади авылына кайтып төпләнәләр. Шулай татар авылында яшәп кала. Бүгенгесе көндә инде ире вафат, Кавидә Федор кызы ялгызы яши.
Ул 2008 елдан социаль карауда. Аны социаль хезмәткәр Хисамова Әлфия карый. Кавидә апа караучыга бик рәхмәтле, ярдәмчем да киңәшчем дә ул минем ди.