“Иң җитезләр” дип аталган спорт ярышы "Веста" Үзәге

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Балигъ булмаган балаларның дәрестән тыш һәм каникул вакытын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәге белгече Любовь Горюшева социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаган балалар өчен “Иң җитезе” дип аталган спорт ярышы уздырды. Максат: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, балигъ булмаганнарның ялын файдалы итеп оештыру.

Чара башында белгеч балаларны ярышны үткәрү кагыйдәләре белән таныштырды. Шунннан соң ике командага  катнашучылар ике командага бүленделәр: «Ягуарлар» һәм «Пантералар». Ярышны «Тупны бир» эстафетасы белән ачтлар, монда сигнал буенча һәр команданың беренче уенчысы тупны артта торучы уенчыга кулын оскә күтәреп тапшырып, кире колоннаның башына өйгереп килеп басырга тиеш иде. Җиңүче булып барлык катнашучылары да тупны биреп чыккак команда саналды. Ярыш «Иң оста» (корзинага туп аттылар), «Кармак» (скакалка аша сикерү), «Нәкъ уртасына» (сөңге ату), «Тартыш» (канат тарту) уеннары белән дәвам итте.  Чара йомгаклары буенча, ике балл аермасы белән «Пантера» командасы җиңде. Балалар моңа чиксез шат иделәр, көндәшләренә рәхмәт белдерделәр. Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Ярыш күңелле һәм мавыктыргыч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International