“Физик күнегүләр бик күп даруларны алмаштыра ала, ләкин бер генә дару да физик күнегүләрне алмаштыра алмый” дип әйткән Анджело Моссо. Балаларны физик культура һәм спортка ныграк тарту өчен без балалар белән еш кына ачык һавада спрот чаралары үткәрәбез. Шушы көннәрдә генә “Шатлык” приютында тәрбияче Дементьева Л.И. тәрбияләнүче балалар белән “Кем тизрәк? дигән күңелле стартлар үткәрде. Чара спортка багышланган блиц- турнир белән башланып китте. Аннан соң балалар : “Мин, син, без”, дигән эстафетада, туп белән эстафетасында, швабра белән эстафетасында, пирамидка эстафетасында, кашыкта бәрәңге, туры атучы һәм башка эстафеталарда көч сынаштылар. Белгәнебезчә һәрбер ярышныңда үз җиңүчесе була, бездә дә “Җитезләр” командасы җиңүче булды. Ярыш ахырында барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләргә ия булды.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".