Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында «Грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр. Кисәтү һәм дәвалау» дигән темага мәгълүмати – медицина чарасы үткәрелде.

2018 елның 24 августы, җомга

24 нче август 2018 нче ел, җомга

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында «Грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр. Кисәтү  һәм дәвалау» дигән темага мәгълүмати – медицина чарасы  үткәрелде. Чарада 38 кеше катнашты.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр, вируслар белән таныштыру, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысулларын күрсәтү иде.

   Лекция башында өлкән шәфкать туташы грипп авыруы турында статистика мәгълүмәтләре белән таныштырды. грипп төрләре, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысулларын аңлатты.

   Мондый мәгълүмати чаралар үткәрү  социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар, кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International