“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Әлфия Галимзяновна тарафыннан 2018 нче ың 22 августында сәламәтлекләре чикл булган балалар өчен “Җанлы зарядка” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт күнекмәләрен, координацияне үстерү, яңа төр хәрәкәтләр ясауны формалаштыру.
«Яшәгән ди, булган ди леопард. Улбик җитез һәм хәрәкәтчән булган ди, аның иң яраткан шөгыле булып ау торган икән. Ул һәрвакыт һөҗүмгә әзер булган, башта үзенең корбанын көткән, аннан соң кинәт кенә ташланган” дип башлады әлеге дәресне белгеч, төгәлрәк өйтсәк “Леопард ауда” дип аталган хәрәкәтле күнегүләрне. Башта балалар леопард ауга әзерләнгәндәге кебек башларын тезләренә ияргә, учлары белән йөзләрен капларга тиеш булдылар, “Леопард әкрен генә якынлашып корбаны өстенә сикерде” дип дәвам итте белгеч. Бу вакытта балалар аяк очларына басып кинәттән генә сикереп җибәрергә тиеш иделәр. Катнашучыларга бу күнегүләр бик ошады, алар чынлыклап үзләрен ауга чыккан леопард кебек хис иттеләр. Бу күнегүдән сон белгеч балалардан аларның “леопарды” холкы, тышкы кыяфәте буенча нинди иде дип сорады. Балалар җавап бирделәр.
Дәрес азагында балалар кызык һәм күңелле итеп вакыт үткәрүләре турында белдерделәр.