“Әни+бәби” клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль хезмәттә торучы әниләр һәм аларның балалары өчен “Баланың интеллектуаль үсеше” дип аталаган темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: уен эшчәнлеге аша балаларның интеллектуаль үсешен үстерү.
Әлеге дәресне хезмәт буенча инструтор Василий Сухомлинскийның сүзләре белән башлады: “Уенсыз берничек тә баланың акыл үсеше була алмый. Уен – ул зур якты тәрәзә, аның аша балага, аның рухый дөньясына тирә-як турында булган мәгълүмат, кызыксынучанлык кебек сыйфатлар керә”
Балаларга төрле сюжетно-рольле уеннар тәкъдим ителде: «Авылда әбиләрдә кунакта», «Яңгыр һәм кояш» дигән хәрәкәтле уеннар, «Төсләре буенча аер» дидактик уены һ. б. Барлык уеннар да кабул итү, фикерләү, хәтер, сөйләм үсешен формалаштыруга, ягъни баланың акыл үсеше тиешенчә үстерелгән икәнен күрсәтүче фундаменталь психик процессларның формалашуына юнәлдерелгән иделәр. Әгәр әниләр сабыйлары башкарырга тиешле уен биремнәрен үзләре үти башласалар, инструкторга аңлатырга туры килде: бала барлык кыенлыкларны да үзе үтәргә тиеш. Ә әниләргә, бу ситуациядә сабыр булырга, күзәтеп утырырга һәм кайбер очракларда гына ярдәм итергә, һәм барысын да бала өчен эшләргә кирәкми икәнен әйтеп торды.
Дәрес бик җанлы, күңелле узды. Сабыйлар әлеге дәрестән күтәренке кәеф белән киттеләр.