Бүген, 4 сентябрь көнне хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гаиләдә балигъ булмаган балаларның алимент түләүдән баш тартучы әти –әниләре,
Чирмешән муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы кабинетында алимент түләү мәсьәләсе буенча кабул ителделәр. Өч мөрәҗәгать каралды, ике соратып алу җибәрелде.
Гражданин И. бер үзе ике бала тәрбияли, бер баласы инвалид, ул «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгендә социаль хезмәт алучы булып исәптә тора.Балаларның әнисе 2006 елдан бирле алар белән яшәми.Анарга карата 2008 елда алиментлар түләтү турында гариза бирелгән иде, әмма ул алимент түләмәде, балалар язмышы белән кызыксынмады. Әлмәт шәһәренең судына соратып алу җибәрелде