4 сентябрь 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Минем туган ягым – Татарстан” дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты балаларга нәрсә ул Туган ил, туган як мәгънәсен аңлату, географик карта белән, Татарстан дәүләт символикасы, татар культурасы һәм Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштыру.
Чараны тәрбиячеләр Салихова Лена һәм Кашеварова Светлана үткәрделәр. Дәрес барышында балалар нәрсә ул Туган ил, туган як төшенчәләре турында фикер алыштылар.Географик карта белән таныштылар, анда елга – суларны, урманнарны һәм таптылар. Шулай ук татар халкының гореф – гадәтләре, милли ашлары белән таныштылар.Матур презентация балаларны безнең туган ягыбыз башкаласы – Казан һәм аның истәлекле урыннары белән таныштырды. Балалар күренекле татар язучыларының шигырьләрен тыңлап үттеләр.
Дәрес ахырында балалар – туган як иң матур, күңелгә иң якын дигән нәтиҗә ясадылар.Ә мастер – класс барышында балар тозлы камырдан милли ризыклар ясарга өйрәнделәр: чәкчәк, өчпочмак, бавырсак һ.б. Бу чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әти – әниләре катнашты, аларның саны 15 кеше иде.