4 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Эш белән тәэмин итү үзәгенең” укыту бүлеге инспекторы Светлана Бахмутова социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга һөнәр сайлау һәм һөнәр үзләштерү өчен нинди белем курсы үтәргә кирәклеген аңлату иде.
Инспектор сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәрләр, шәһәрдә вакантлы урыннар турында сөйләде һәм белгечләрнең контакт номерларын әйтте. Һөнәр сайлаганда кешенең профессиональ мәнфәгатьләрен, психологик үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен ачыклый торган тест үткәрде һәм “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга тәкъдим ителә торган һөнәрләр”, “Һөнәр сайлау стратегиясе”, “Төрле һөнәрләр классификациясе” дигән буклетлар өләште.
Чарада 10 кеше катнашты.