Бурыч меңнәр белән исәпләнә
Әти-әниләре алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокук ярдәме күрсәтүнең Бердәм көне кысаларында суд приставлары бүлеге урнашкан бинада халыкны кабул итү оештырылды. Бу көнне алиментны кайтару, түләү белән бәйле проблемаларны чишүдә ярдәм сорап дүрт райондашыбыз килгән иде.
Халыкны кабул итү суд приставы-башкаручы Елена Молчанова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова, социаль хезмәтнең башка вәкилләре катнашында узды.
Һәр мөрәҗәгать итүче аерым-аерым тыңланды. Аларның язмышлары төрле булса да, алимент белән бәйле проблемалары булу берләштерә.
Икенче ханым да 2013 елдан бирле алимент акчаларын алалмый икән. Аның да алимент акчалары 170 мең сумнан арткан инде. Акча юллап төрле урыннарга мөрәҗәгать итеп караган.
Берьялгызы дүрт баланы тәрбия кылучы ир-атны тыңлаганда, йөрәк аеруча үртәлде. Кечесенә нибары 4, олысына да 11 генә яшь булган бу балаларның әниләре сабыйлары турында бөтенләй уйламый микәнни соң?!
Кабул итүгә килгән тагын бер ханымның алимент түләүдә үзенең бурычы йөз меңнәр белән исәпләнә.Төгәлрәк әйткәндә, олы баласына алимент буенча 600, кечесенә 150 мең сум бурычы җыелган. Хәзерге вакытта төпчек баласы белән декрет ялында булган ханымның ялы беткәнче бурычы тагын да артачак.
Гомумән, һәр мөрәҗәгать итүчегә алиментларны түләттерү буенча мөрәҗәгать итү, судка документлар җыю, гариза язу тәртипләре аңлатылды.
Киләсе кабул итү көне октябрьнең беренче сишәмбесендә узачак. Ул 2сенә туры килә. Алимент түләүгә кагылышлы сораулар белән 21153, 25333 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
Белешмә.
Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80нче маддәсе буенча, ата-аналар үз балаларын тәрбияләп торырга тиеш. Әгәр ата-аналар алимент түләми икән, аларны судка тарталар. Суд карары буенча ата-анадан алимент түләттерелә башлый. Ул бер балага хезмәт хакының дүрттән бер өлеше, ике балага өчтән бер өлеш, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ярты хезмәт хакы күләмендә түләнә.