2018 нче елның 4 нче сентябре көнне Түбән Кама муниципаль районында әти-әниләре алимент түләмәүче балигъ булмаган баласы булган гаиләләрне бердәм кабул итү көне оештырылды. Кабул итүне башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкчесе урынбасары, хөкем приставлары, прокурор урынбасары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы, социаль яклау идарәсе башлыгы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге директоры, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе алып бардылар.
Барлыгы хокукый ярдәм сорап 30 кеше мөрәҗәгать итте, алар барысы да үзләренең хокуклары турындагы сорауларга җавап алдылар. кайбер сораулар тикшерүгә алынды.