Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә Халыкара хәйриячелек көне

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

    Ел саен 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көне үткәрелә. Хәйриячелек мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү, җәмәгать проблемаларын хәл итү, иҗтимагый тормыш шартларын яхшырту өчен үз теләкләре белән һәм түләүсез бүленә торган эшчәнлек. Хәйриячелек, иреклелек кебек үк, кешеләрне берләштерә, инклюзив һәм тагын да тотрыклы җәмгыять булдыруга ярдәм итә. Хәйриячелек-ул игелекле эшкә бәяләп бетергесез өлеш, гаиләләргә сизелерлек ярдәм.

   Сарман районында үзенең хәйрия эшчәнлеге белән шәхси эшмәкәр Ибраһимов Илгиз Гөлүс улы билгеле. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында, Илгиз Гөлүс улы авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте. Ай дәвамында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре бүләкләрне адресатларга тарата. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Ибраһимов Илгиз Гөлүс улына  мохтаҗ гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен чын күңелдән зур рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International