20 нче сентябрь 2018нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм башкалар» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Чараның максаты – уңай эмоциональ халәт булдыру, дустанә атмосфера тудыру һәм социаль ышаныч, бердәмлек формалаштыру.
Чара «Минем исем» дигән күнегүдән башланды – һәркем үзенең исемен әйтә һәм кем аңа шул исемне кушканын сөйләп үтә. «Бер сүз белән аңлатып бирү» күнегүе: катнашучыларга төрле эмоция (шатлык, сагыш, көлү һ.б.) ясалган карточкалар таратыла, һәркем карточкага карап «Исәнмесез» дип әйтә, калганнар эмоция төрен ачыклыйлар һәм атыйлар. «Леопольд» күнегүендә бер катнашучы тычкан, калганнар песи ролен башкара. Песиләргә исем язылган кагәзь таратыла, Вася, Мурка..., ә берсе Леопольд. Мультфильмдагы кебек юаш, зарарсыз песи Леопольд тычкан белән дуслашырга тырыша. Калган песиләр – куркыныч ерткычлар, дус булып кына кыланалар. Һәр песи тычкан алдында үзен юаш, зарарсыз Леопольд итеп күрсәтергә тели, ә тычкан, кайсы песи чын Леопольд икәнен аерырга тиеш. «Комплиментлар» күнегүендә һәркем үзеннән сул якта утырган дустына комплимент әйтте.
Тренинг тыныч һәм җылы атмосферада узды, социаль хезмәт алучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, социаль хезмәт алучыларның үз-үзләрен танып белү, абруйларын һәм башка кешеләргә хөрмәт хисләрен үстерү процессы активлашты.