Музыка баланың иҗади үсеше өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Ул балаларның хис-тойгыларына, уй-фикерләренә һәм ихтыярларына тирән тәэсир итә, аларның иҗади хезмәтләрендә уңай чагылыш таба. Балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияләү, музыкаль кызыксыну тәрбияләү максатыннан безнең приютта төрле конкурслар, уеннар, викториналар үткәрелә.
Бүген, 20 сентябрь көнне, «Гнездышко» приюты балалары сәнгать мәктәбендә «Көйне тап» дигән музыкаль уенда катнаштылар. Катнашучылар 2 командага бүленделәр. Балалар бик теләп яраткан мультфильм һәм фильмнарның көй-моңнарын тыңладылар. Һәр конкурс өчен команда музыкаль йолдызчыклар (баллар) алды. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы бүләкләр белән бүләкләнде. Балалар канәгать калдылар һәм уңай эмоцияләр белән киттеләр.