«Хәрәкәттә - бәрәкәт"
20нче сентябрь 2018 ел
Өлкән яшьтә физик культура сәламәтлекнең яхшы торышын сакларга һәм организмның булган резервларын рациональ кулланырга ярдәм итә. Яңа Чишмә интернат-йортында 300 мең сумлык грант акчасына ЛФК бүлмәсе җиһазландырылган. Дәресләр медицина персоналы күзәтү астында атнага 3 тапкыр уза.