"Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.
Яңа Чишмә интернат-йорты грант иясе.
2018 елның 26 сентябре
Татарстан Республикасында ПАО «Лукойл» оештырган социаль һәм мәдәни проектларнын IX конкурсында «Сәламәтлек артыннан -тренажерларда!” проекты белән «Спорт» номинациясендә Яңа Чишмә интернат-йорты грант иясе булды. Әлеге проект нигезендә интернат территориясендә спорт мәйданчыгы булдыру, урам тренажерлары һәм спорт инвентаре белән тәэмин итү күздә тотыла.
Бүген “Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында” Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2018 елның 24 сентябрендәге 24-18р номерлы “Кешеләрне эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрү, янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшләү һәм янгын килеп чыккан очракта электр белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын тикшерү турында” боерыгы нигезендә, йорт-интернат территориясендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды һәм Югары Ослан муниципаль районының надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә интернат-йортта яшәүче һәм хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча күнекмә әзерләнде һәм үткәрелде.
25 сентябрь көнне "Космос" Яшьләр үзәгендә. Мәдәният идарәсе белгечләре тарафыннан, күп балалы, тулы булмаган, аз керемле һәм конфликтлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ,"Иҗат сезонын ачу" ведомствоара чарасы оештырылды.
"Апрель" үзәгендә күп еллар инде "Нумикон" методы кулланып саннарны өйрәтәләр, төрле паттерннар белән манипуляцияләр ясарга, аларны саннар белән чагыштырын саннар иле белән таныштыралар.
Өлкәннәр көне алдыннан "Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Тормыш көзе алтын булсын" дигән бәйрәм узды. Балалар әби-бабайларын котладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйрәмдә Вахит районы сугыш, хезмәт, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты. Алар арасында пенсиягә чыккан «Здравушка» хезмәткәрләре дә бар иде. Тантаналы өлештән соң, балалар өлкән буынга үзләренең үрнәкләрен күрсәттеләр, мавыктыргыч викторинада катнаштылар. Бу эштә аларга әниләре һәм әтиләре актив ярдәм итте. Ике командага бүленеп, балалар сорауларга җавап бирделәр һәм башваткычлар чиштеләр. Дуслык җиңде. Уен нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы һәм бәйрәм кунагы символик бүләк алды.
Экстремизмга-юк!
Россия юристлар ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында 2 октябрьдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк.
26 сентябрь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Роза һәм Кашеварова Светлана “Без спортны яратабыз” дигән темага уен сәгате үткәрделәр.