Экстремизмга-юк!

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Экстремизмга-юк!

Яшьләр экстремизмы – көч, тирә-юньдәгеләргә карата агрессия, хәтта көч кулану һәм үтерүгә нигезләнгән яшьләрнең үз-үзләрен тоту төре дә ул. Ул башка төрле уйлаучыларга  (бигрәк тә билгеле бер яшьләр хәрәкәте вәкилләренә) каршы килмәүне, шулай УК буйсынуга нигезләнгән тоталитар бергәлек булдыруга омтылуны күздә тота.

Яшүсмернең экстремистик идеология йогынтысына эләгә башлавының төп билгеләре:

– йортта аңлаешсыз һәм гадәти булмаган символика яки атрибутика (вариант буларак – нацист символикасы), корал буларак файдаланыла алган предметлар барлыкка килә;

- компьютер яки мәктәп программасына, нәфис әдәбиятка, фильмнарга, компьютер уеннарына кагылмаган мәсьәләләр буенча күп вакыт үткәрә;

- зарарлы гадәтләр белән мавыга;

- сәяси һәм социаль темаларга сөйләшүләре кискен арта, алар барышында түземсезлек билгеләре белән катгый фикерләр әйтә.

Әгәр балагыз экстремистик оешма йогынтысын аэләккән дип шикләнсәгез, төшенкелеккә бирелмәгез. Әмма тиз һәм хәлиткеч гамәлләр кулланыгыз:

1. Яшүсмернең мавыгуын катгый хөкем итмәгез.

2. "Контрпропагандалау»ны башлагыз.

3.Тискәре йогынты ясый торган танышлары белән аралашуны чикләгез.

4. Психологикярдәмсорапмөрәҗәгатьитегез.

Түбәндәге гади генә кагыйдәләр сезнең балагызның экстремистлар йогынтысына эләгүдән саклап калыр.

1. Бала белән сөйләшегез;

2. Баланың ялын тәэмин итегез;

3. Бала ала торган мәгълүматны контрольдә тотыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International