Өлкәннәр көне алдыннан "Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Тормыш көзе алтын булсын" дигән бәйрәм узды. Балалар әби-бабайларын котладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйрәмдә Вахит районы сугыш, хезмәт, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты. Алар арасында пенсиягә чыккан «Здравушка» хезмәткәрләре дә бар иде. Тантаналы өлештән соң, балалар өлкән буынга үзләренең үрнәкләрен күрсәттеләр, мавыктыргыч викторинада катнаштылар. Бу эштә аларга әниләре һәм әтиләре актив ярдәм итте. Ике командага бүленеп, балалар сорауларга җавап бирделәр һәм башваткычлар чиштеләр. Дуслык җиңде. Уен нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы һәм бәйрәм кунагы символик бүләк алды.