"Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Быел комиссиягә республиканың 45 районыннан 610 гариза килде, 146 проект җиңде. Шуларның арасында Мамадыш районының «Забота» үзәгенең ике проекты.