Барлык оешмаларда да янгын куркынычсызлыгы ул - техник чаралар, оештыру чаралары, тикшерүләр, теоретик инструктажлар һәм хезмәткәрләр өчен практик дәресләр керә торган чаралар комплексы. Бары тик барлык юнәлешләрдә дә кирәкле гамәлләрне башкару гадәттән тыш хәлдә уңай нәтиҗә гарантияләргә мөмкин.
Бүген “Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында” Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2018 елның 24 сентябрендәге 24-18р номерлы “Кешеләрне эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрү, янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшләү һәм янгын килеп чыккан очракта электр белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын тикшерү турында” боерыгы нигезендә, йорт-интернат территориясендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды һәм Югары Ослан муниципаль районының надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә интернат-йортта яшәүче һәм хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча күнекмә әзерләнде һәм үткәрелде.
Күнекмәнең төп максаты – азык-төлек блогы ягыннан төтен табуны ачыклаганда интернат-йортта яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү, профессиональ янгын сүндерүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру иде.
Мондый, уртак тренировкалар интернат-йортта даими рәвештә уза, бу исә янгын чыккан очракта персоналның беренчел гамәлләрен профилактикалау, шулай ук оешмада хәбәр итү һәм сигнализация системасын тагын бер тапкыр тикшерергә һәм куркыныч хәл килеп чыккан очракта интернат-йорт хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту күнекмәләрен беркетергә мөмкинлек бирә.