Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара. Ветераннарны хөрмәтләү.

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

4 нче октябрь, 2018нче ел, чәршәмбе

  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Халыкара өлкән буын кешеләренә хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү максаты белән  тантаналы чара- ветераннарны хөрмәтләү булды.

    Тантаналы чарага  коллективта эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннар һәм өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар чакырылган иде. Үзәк администрациясе ветераннарны һәм  социаль хезмәт алучыларны котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Аларның хезмәте, яшәү рәвеше яшь буынга үрнәк булуын азсызыклап узды.  ШМҮ«Эврика»  иҗат коллективы катнашында концерт - күңел ачу программасы дәртләндерүче музыкаль бүләк булды.  Кунакларны өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларның  декоратив – гамәли иҗатының кул эшләнмәләре күргәзмәсе кызыксындырды.

Ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырылды.  Тантаналы чара бик күңелле һәм җылы, дустанә атмосферада узды.

Чарада 59 кеше катнашты.

    .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International