1 октябрь – Өлкәннәр көне, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу мәрхәмәтле һәм игелекле көндә без әти-әниләргә, әби-бабайларга аеруча игътибар күрсәтәбез.

Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләп үтү кысаларында,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, олы яшьтәге Магин Александр Михаил улы яши торган Бусел Р.А. гаиләсендә булып кайттылар.

Аны бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, якты көннәр теләп, социаль ярдәм алучы балалары үз куллары белән ясаган открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Александр бабай кунаклар килүенә сөенеп, котлауларны һәм бүләкләрне шатланып кабул итте, үзәк белгечләренә рәхмәтле булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International