Азнакай муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “ОМЕТ” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды. Барлык социаль хезмәт алучылар уңайлы, матур бизәлгән залга билгеләнгән вакытка бәйрәм чарасына җыелдылар. Иң беренче бүлекчә җитәкчесе Шарипова Әлфия барлык өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп чараны ачып җибәрде.Аннары бәйрәм концерты башланып китте. Бүлекчә хезмәткәрләре Хөснетдинова Зилә , Хакимов Әнэс залны зур алкышларга күмде.Алар иң матур, мәгънәле җырлар башкардылар.Өлкәннәр арасында да җырлар, кызыклы шигыръләр, мәзәкләр сөйләп бәйрәмгә ямь өстәүчеләләр табылды. Чара азагында өлкәннәребез бүлекчә хезмәткәрләренә, катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, шатланып яхшы кәеф белән таралыштылар.