ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты Кашапова А.Х.Үзәк авыл җирлегендә социаль  хезмәталучылар өчен “Ата-аналарны гомуми укыту” циклы буенча “Балаларыбызның сәламәтлеге” дигән темага дәрес уздырды.

         Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру, физик һәм психик иминлекне тәэмин итү.

         Чара барышында сәламәтлекнең нинди урында торуын, ә баланың сәламәтлеге төптә торуын ачыкладылар.Физик яктан да, психик яктан да куркыныч астына дучар ителсә, сәламәт балалар булу мөмкин түгел."Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә» дигән видеоролик күрсәтелде, аннары гаилә иминлеге нидән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды. Дәрес ата-аналар тарафыннан «Мин яхшы әти-әниме? " дип исемләнгән,баланы тәрбияләү мәсьәләләрендә педагогик компетенцияне өйрәнүгә юнәлдерелгәнтестлау белән тәмамланды.

  11 октября  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен “ГӘРӘБӘ” ансамбле  концерт куячак.

   10 октября  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Киров урта мәктәбе балалар коллективы  концерт куячак.

11 октябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Туган көн белән котлау” чарасы үтте.

    8 октябрь  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Актаныш районы табиблары, өлкәннәр көне унаеннан,  медосмотр уткәрергә киләчәкләр.

Өлкәннәр көне уңаеннан Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортына  концерт белән Зур Шыя Культура йортыннан “Мари памаш” ансамбле килеп китте

  Алексеевскийның "Забота" приютында  10 октябрь көнне  тәрбияче Маслова Н.В.  тәрбияләнүчеләрнең эстетик зәвыкларын формалаштыру   һәм өстәл бизәү  турындагы белемнәрне беркетү максатында "Өстәл бизәү"  мастер- классы үткәрде.

11 нче октябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Гажиттән торбачыклар  үрү” буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау  сәләтен   үстерү, пөхтәлеккә өйрәнү һәм торбачыклар үрү алымнарының практик сәләтен формалаштыру.

Социаль хезмәт алучылар гаҗит белән үрү әйберләренең тарихы белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор ничек кагәзьдән торбачыклар ясарга аңлатты һәм күрсәтте. Кечкенә генә корҗин әзерләү өчен 50дән артык торбачык кирәк.

Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп, теләп чарада актив катнаштылар. Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтләре артты.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучының Антонина Егоровнаның чәчәк үстерү яраткан шөгыле.

2018 нче елның 10 нчы октябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Наташа Закирова һәм Гүзәл Зиганшина “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International