“Хезмәт төбе – сары алтын” дигән мастер -класс

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

11 нче октябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Гажиттән торбачыклар  үрү” буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау  сәләтен   үстерү, пөхтәлеккә өйрәнү һәм торбачыклар үрү алымнарының практик сәләтен формалаштыру.

Социаль хезмәт алучылар гаҗит белән үрү әйберләренең тарихы белән таныштылар. Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм үз куллары белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Эш барышында инструктор ничек кагәзьдән торбачыклар ясарга аңлатты һәм күрсәтте. Кечкенә генә корҗин әзерләү өчен 50дән артык торбачык кирәк.

Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп, теләп чарада актив катнаштылар. Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, аларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшкә сәләтләре артты.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International