Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында концерт

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортына  концерт белән Зур Шыя Культура йортыннан “Мари памаш” ансамбле килеп китте. Алар интернат-йортны җылылык һәм шатлык белән тутырдылар. Интернатта яшәүчеләр мари, рус, татар телләрендә җырларны бик теләп тыңладылар. Аларның  дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Җылы, күңелне рухландыручы сүзләр яңгырады. Юмористик күренешләр дә бар иде.

Картлар һәм инвалидлар йортының администрациясе өлкәннәргә һәм инвалидларга шундый игътибар күрсәткәннәре өчен барлык катнашучыларга зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International