2018 елның 10 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты Кашапова А.Х.Үзәк авыл җирлегендә социаль хезмәталучылар өчен “Ата-аналарны гомуми укыту” циклы буенча “Балаларыбызның сәламәтлеге” дигән темага дәрес уздырды.
Дәреснең максаты: сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру, физик һәм психик иминлекне тәэмин итү.
Чара барышында сәламәтлекнең нинди урында торуын, ә баланың сәламәтлеге төптә торуын ачыкладылар.Физик яктан да, психик яктан да куркыныч астына дучар ителсә, сәламәт балалар булу мөмкин түгел."Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә» дигән видеоролик күрсәтелде, аннары гаилә иминлеге нидән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды. Дәрес ата-аналар тарафыннан «Мин яхшы әти-әниме? " дип исемләнгән,баланы тәрбияләү мәсьәләләрендә педагогик компетенцияне өйрәнүгә юнәлдерелгәнтестлау белән тәмамланды.