Көнкүрештә һәм урамда балаларның тормыш иминлеге нигезләре

2018 елның 12 октябре, җомга

Кешенең яшәеше аның әйләнә-тирә мохитенә бәйле, ул, үз чиратында, бик күп куркынычлар белән тулган. Тормыш иминлеге проблемасы бөтен дөньяда таныла һәм хәл итүне таләп итә торган иң мөһим проблемаларның берсе булып санала. Һәр кеше, һәм өлкәннәр, һәм бала теләсә кайсы вакытта гадәттән тыш хәл белән очрашырга мөмкин.

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 12.10.2018 елның 10 нчы номерлы коррекция мәктәбе укучылары белән «Көнкүрештә һәм урамда балаларның тормыш иминлеге нигезләре» дигән темага чара үткәрелде. Белгечләр тарафыннан куелган «Өйдә иминлекне саклау» темасына балаларның белемнәрен гомумиләштерү, үз сәламәтлекләрен саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру бурычлары тулы күләмдә башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International