Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында ветераннар хоры

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

                 Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында ветераннар хоры

Мамадыш шәһәре ветераннар хоры Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында еш булалар. Быел да Өлкәннәр көне декадасында интернат-йортны игътибарсыз калдырмадылар. Декада ахырында картлар һәм инвалидлар йортында инде яратып өлгергән хор концерты булып үтте. Җырлар , биюләр, күңелгә үтеп керә торган сүзләре җылылык һәм шатлык белән тулган иде. Өлкәннәр чыгыш ясаучылар белән бергә үзләренең яшьлек җырларын җырлап утырдылар. Интернат йортта яшәүчеләр концерттан уңай кичереш, яхшы кәеф  алдылар, артистларга иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International