ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында “Җәүһәр” татар фольклор ансамбленең Комсомолның 100 еллыгына багышланган концерты.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

17нче  октябрь, 2018 нче ел, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “Җәүһәр” татар фольклор ансамбленең Комсомолның 100 еллыгына багышланган концерты булып узды.

Чараның максаты: халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү һәм республика гражданнарының актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.

Ансамбльнең иҗат коллективы патриотик һәм бик күңелле концерт программасы әзерләгән иде. Алып баручы, Татарстанның атказанган укытучысы Назимә Закирова программаны татар һәм рус телләрендә алып барды һәм концерт барышында шигырьләрдә сөйләде. Тамашачылар, концертның беренче номерларынан ук, барлык артистларның чыгышын да бик җылы һәм шат кабул иттеләр: ансамбль җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев баяны аккомпонементына хор башкаруын, Хәдичә Гыйззәтуллина, Ринат Котлыбаев, Тәнзилә Айсагалиева, Фәүзия Шевченко җырларында. Һәрбер җырны тамашачылар җырчыларга кушылып, бик теләп җырлады һәм көчле алкышлар белән артистларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Залда “Пар аккошлар” бию дуэты, Нәҗимә Закирова һәм Әхәт Хикмәтуллин башкаруында вальс һәм татар биюе, шулай ук Нурия Әюпова шигырьләре бер кемнедә битараф калдырмады. Концерт ахырында, тамашачылар соравы буенча Рәшит Мәүләвиев “Кызыл розалар” җырын башкарды һәм тамашачылар белән бергә «Катюша» җырын башкарды.

Чарада 39 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International